Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов Финляндия Президенты белән хезмәттәшлек перспективалары хакында фикер алышачак
ТР Президенты җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе ике көнлек эш сәфәре белән Хельсинкига бара.
(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 4 декабрьдә Хельсинкига эш сәфәре барышында Финляндия Президенты Саули Ниинистё белән сөйләшүләр үткәрәчәк. Бу хакта Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр итте.
«Хельсинкига эш сәфәре барышында Рөстәм Миңнеханов Финляндия Президенты Саули Ниинистё белән очрашачак. Очрашу барышында Россия белән Финляндия арасындагы озак вакытка исәпләнгән хезмәттәшлек перспективалары хакында фикер алышу күздә тотыла», - дип ачыклык кертте ул.
Галимова шулай ук дәүләт башлыгы белән очрашуның ТР Президентының Финляндиягә сәфәре вакытындагы соңгы чара булачагын искәртте. Рөстәм Миңнеханов шулай ук эшлекле даирә вәкилләре белән сөйләшүләр үткәрергә, Бөтендөнья стартаплар конференциясендә катнашырга һәм Хельсинкида яшәүче татарлар белән очрашырга ниятли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз