Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов Финляндия Икътисад үсеш министрлыгы башлыгы белән Хельсинкида очрашты
Финляндия икътисад министры вазифаларын башкаручы белән Татарстан Президенты яңадан торгызыла торган икътисад мәсьәләләре турында фикер алышты.
(Казан, 3 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Финляндия икътисад министры вазифаларын башкаручы Мика Линтиля белән очрашты. Әңгәмә Хельсинкида циркуляр икътисад Халыкара форумы (WCEF2019) башланыр алдыннан узды. Бу хакта Татарстан Президентының рәсми порталында хәбәр ителә.
Әңгәмә вакытында Рөстәм Миңнеханов Финляндиягә сәфәрнең нәтиҗәле булуын әйтте. Кыска гына вакыт эчендә Татарстан делегациясе Хельсинки мэры Ян Вапаавуори әфәнде белән очрашу уздырырга, Милли музейда булырга, шулай ук балалар хастаханәсенең эшчәнлеге һәм структурасы белән танышырга өлгерде.
Татарстан Республикасы Президенты WCEF2019 форумы мәйданчыгына чакырганнары өчен фин ягына аерым рәхмәт белдерде. «Бу, чыннан да, мөһим форум. Безнең өчен бу бик күп файдалы нәрсәләр белү мөмкинлеге, ә иң мөһиме — бу хәрәкәткә кушылырга кирәк», — диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул әйткәнчә, циклик икътисадына һәм ресурсларны заманча эшкәртүгә багышланган форумның темасы бөтен дөнья өчен актуаль.
«Торгызыла торган ресурсларның темасы бүген гомуми булырга тиеш. Безнең илдә бу мәсьәләгә җитди игътибар бирелә, шул исәптән илкүләм проектларны гамәлгә ашыру кысаларында да. Бүген Россия белгечләре, шул исәптән төбәкләрдә дә, әйләнә — тирә мохитне саклау, калдыкларны утильләштерү, яңартыла торган ресурслар принципларын гамәлгә кертү өлкәсендә иң яхшы дөнья тәҗрибәсен өйрәнәләр», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Ахырда ул бу тармакта белгечләр әзерләүнең мөһимлеген искәртте һәм Татарстан белән Финляндия арасындагы шушы һәм башка темалар буенча нәтиҗәле хезмәттәшлек итүгә ышаныч белдерде. «Форумда катнашу өчен безне чакырып, сез безгә сигнал бирдегез. Ышанам, безнең эшебездә дә нәтиҗәләр булыр», — дип йомгаклады Татарстан Президенты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз