news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов: Финанс, казна һәм салым органнарының төп бурычы – бюджетны булдыру

Рөстәм Миңнеханов әҗәтләрне киметү ведомстволарның өстенлекле юнәлеше икәнен искәртте.

Миңнеханов: Финанс, казна һәм салым органнарының төп бурычы – бюджетны булдыру
tatarstan.ru

(Казан, 17 июль, “Татар-информ”). Бюджетны булдыру Татарстандагы финанс, казна һәм салым органнарының төп бурычы булып санала. Бу фикерне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2019 елның алты ае йомгаклары буенча Татарстанның финанс, казна һәм салым органнарының республика киңәшмәсендә әйтте.

“Моны салым органнары, суд приставлары хезмәте, район башлыклары, Эчке эшләр министрлыгы һәм прокуратура игътибарына әйтәм. Әлеге эшкә тармак министрлыклары да актив кушылырга тиеш”, - диде Миңнеханов.

Моннан тыш, ул әҗәтләрне, бигрәк тә салым бурычларын киметү ведомстволарның өстенлекле юнәлеше икәнен дә искәртте. Чөнки киләчәктә хезмәт хакы түли алмау проблемалары килеп чыгарга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100