Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов FINA вице-президенты белән Казанда ярышлар оештыру турында сөйләште
Казан 2022 елда кыска суда йөзү буенча дөнья чемпионатын һәм 2025 елда Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатын кабул итәчәк.
(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Хөкүмәте Йортында Европа йөзү лигасы (LEN) башлыгы, FINA вице-президенты Паоло Барелли белән очрашты. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Очрашуда катнашучылар Казанда кыска суда йөзү буенча 2022 елгы дөнья чемпионатын, шулай ук 2025 елда спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатын оештыру мәсьәләләре турында фикер алышты», - диелгән хәбәрдә.
Очрашуда Татарстан Спорт министры Владимир Леонов, «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» коммерцияле булмаган автоном оешма генераль директоры Азат Кадыйров, Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз