Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов Әфганстанда сугыш хәрәкәтләрендә катнашучыларга автомобильләр тапшырачак
Ветераннар Татарстанның дәүләт бүләкләрен Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруның 31 еллыгы уңаеннан алачак.
(Казан, 13 февраль, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Әфганстанда сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан инвалидларга машина ачкычлары тапшырачак. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова республика Министрлар Кабинетында узган брифингта шул хакта хәбәр итте.
«Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Әфганстанда сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан ветераннарны хөрмәтләү тантанасында катнаша. Президент аларга тантаналы шартларда Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләрен һәм автомобиль ачкычлары тапшырачак», — диде Галимова.
Ул «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенең соравына җавап биреп, машиналарның сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан инвалидларга тапшырылачагын искәртте. «Бу — төрле төркемнәргә караган инвалидлар. Автомобильләр, машина белән идарә итүе җиңелрәк булсын өчен, конкрет кешеләрнең ихтыяҗларына яраклаштырылган», — дип ачыклык кертте ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе.
Бу шимбәдә, 15 февраль көнне, совет гаскәрләренең чикләнгән контингенты Әфганстаннан чыгарылуга 31 ел тула. Бу көнне чит илләрдә үзләренең хәрби бурычын үтәгән россиялеләрне искә алып, митинглар һәм тантаналы чаралар үткәрелә.
Республикада Әфганстандагы сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан 9,5 меңгә якын ветеран яши. Аларның күпчелеге Татарстаннан хәрби хезмәткә чакырылган, 200гә якын кеше республикага соңрак күченеп килгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз