Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов Фәрит Хәнифовны Татарстан Төзелеш министрлыгы башлыгы итеп билгеләде
РФ Премьер-министры Ирек Фәйзуллинны Россия төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары итеп билгеләде.
(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Фәрит Хәнифовны Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры итеп билгеләде. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә игълан ителде.
«Барыгызга да эш өчен рәхмәт, мин ерак китмим, чөнки безнең алда торган барлык бурычлар бергә үтәләчәк», — диде Ирек Фәйзуллин үзенең саубуллашу сүзендә.
Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Ирек Фәйзуллин Россия төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары вазифасын биләде. Бу боерыкны РФ Премьер-министры Михаил Мишустин имзалады.
Фәрит Хәнифов «Авыл хуҗалыгы төзелеше» белгечлеге буенча Казан инженер-төзелеш институтын тәмамлаган. «Татколхозстрой» берләшмәсенең Көнчыгыш авыл төзелеш комбинатының гади прорабыннан алып Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы башлыгының беренче урынбасарына кадәр хезмәт баскычыннан күтәрелгән.
2017 елның февраленнән Хәнифов «Главгосэкспертиза России» ФАУның Казан филиалы җитәкчесе вазифасын биләгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз