news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Фәнни оешмалар саны буенча Татарстан - Идел буе округында алдынгы

Фәнни тикшеренүләргә чыгымнарның гомуми күләме соңгы ун елда 18 млрд сумга кадәр арткан.

Рөстәм Миңнеханов: Фәнни оешмалар саны буенча Татарстан - Идел буе округында алдынгы
Владимир Васильев

(Казан, 8 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Ратушасында Татарстан Мәгариф һәм фән советының фән һәм технологияләр елына әзерлек утырышында чыгыш ясады. Ул Татарстан Идел буе округында алдынгы урында булуын әйтте.

«Республикада эшләнмәләрне тикшерү фән һәм технологияләр өлкәсендәге барлык төп юнәлешләрне берләштерә. Фәнни тикшеренүләргә чыгымнарның гомуми күләме соңгы ун елда 18 млрд сумга кадәр артты. Инновацион структура, ике махсус икътисади зона, технопарклар системасы, күпсанлы финанс үсеш инструментлары формалашты», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Аның сүзләренчә, Казан федераль университеты, Россия фәннәр академиясе, Казан авиация һәм Казан фәнни-тикшеренү институтларында фәнни лабораторияләрне төзекләндерү һәм яңа эшләнмәләр алу өчен 600 млн сумнан артык акча җәлеп ителгән.

«Бүген Владимир Путин фән һәм инновацияләр өлкәсендә 2020 елда уңыш казанган яшь фән белгечләрен бүләкләү турындагы указны имзалады. Премиянең лауреатлары исемлегендә Татарстаннан Иннополисның өлкән фәнни хезмәткәре Владимир Максименко да бар», — дип котлады Миңнеханов.

Татарстанда фәнни тикшеренүләр һәм эшләнмәләр белән 16 меңнән артык кеше шөгыльләнә. Аларның 13,2 меңе — штаттагы хезмәткәрләр, ә якынча 3 меңе — килешүләр буенча хезмәт итүче эшчеләр. Штаттагы фәнни хезмәткәрләр арасында тикшеренүчеләр — 53,7 процент, техниклар — 10,6 процент һәм 35,7 процент — башка хезмәткәрләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100