news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов эскроу счетларга күчүдә федераль тәҗрибәне исәпкә алырга тәкъдим итте

ТР Президенты төзелеш компанияләренең 2019 елның 1 июленнән проект финанславына күчүенә бәйле мәсьәлә буенча киңәшмә үткәрде.

Миңнеханов эскроу счетларга күчүдә федераль тәҗрибәне исәпкә алырга тәкъдим итте
tatarstan.ru

(Казан, 1 июль, «Татар-информ»). Татарстанда банк вәкилләренең проект финанславы буенча төзелеш компанияләре белән хезмәттәшлек регламентын булдырырга кирәк. Моннан тыш, төзелеш компанияләренең эскроу счетларга күчүе буенча Россиядә булган тәҗрибәне дә исәпкә алу зарур. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә шул хакта белдерде.

Киңәшмәдә төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин Татарстанда төзелеш компанияләренең проект финанславына күчүенә бәйле вәзгыять хакында бәян итте.

«2019 елның 1 июленнән күпфатирлы йортларны өлешкә кереп төзү өчен гражданнарның акчалары бары тик эскроу счетларны кулланып яки объект һәм төзелеш компаниясе РФ Хөкүмәте карары белән билгеләнгән критерийларга туры килгән очракта гына җәлеп ителә», - диде Фәйзуллин.

Министр хәбәр иткәнчә, 2019 елның 1 июленә республикада 87 төзелеш компаниясе теркәлгән, алар 230 күпфатирлы торак йорт сафка бастыра. Республикада 18 банкка эскроу счетлар кулланып проект финанславы буенча эшчәнлек алып бару хокукы бирелгән.

Киңәшмә ахырында Рөстәм Миңнеханов төзелеш компанияләренең эскроу счетлар белән эшләүгә күчүенә бәйле Россиядә булган тәҗрибәне гомумиләштерергә тәкъдим итте. «Бүген эскроу счетларны куллану инде яшәү рәвешенә әверелеп бара. Төзүчеләр эшләргә, торак йортлар төзелергә тиеш, шунлыктан әлеге процесс өчен кирәкле барлык эшләрне дә башкарырга кирәк», - диде Миңнеханов. Ул банк вәкилләренең проект финанславы буенча төзелеш компанияләре белән хезмәттәшлек регламентын булдырырга кушты.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100