news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов эскроу-хисапка күчүнең беренче нәтиҗәләре турында Путинга сөйләде

Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Россия Президенты Владимир Путин уздырган эшче киңәшмәдә катнашты.

Миңнеханов эскроу-хисапка күчүнең беренче нәтиҗәләре турында Путинга сөйләде
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 5 июнь, "Татар-информ"). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Россия Президенты Владимир Путинның илнең Хөкүмәте әгъзалары белән эшче киңәшмәсендә катнашты. Ул ил башлыгына эскроу-хисапка күчүнең беренче нәтиҗәләре турында сөйләде. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

"Киңәшмәнең төп темасы - 2019 елның 1 июленнән гражданнарның торак төзү өчен акчалары өчен эскроу-хисаплар куллану", - диелә бу хәбәрдә.

Рөстәм Миңнеханов республикадагы ситуация турында сөйләде. Барлык төзүче оешмалар белән дә баланс комиссияләре уздырылганын әйтте. Татарстанда 149 йортны иске кагыйдәләр буенча төзеп бетерәчәкләр. Яңа финанслау тәртипләре буенча 66 объект төзеләчәк, дүрт йорт аерым контрольдә тора.

Татарстан Президенты сүзләренчә, бүгенге көндә республикада 16 банк эскроу-хисаплар белән эшли, 9 финанс-кредит оешмасы 106 гариза алган, төзелеш компанияләре белән 6 килешү төзелгән. 

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, төзүче компанияләрнең эскроу счетлар белән эшләү тәҗрибәсе юк, күпчелек банклар да тәҗрибә тупламаган әле.

"Эре банкларның проект финанслау буенча белгечләре бар, ләкин калган банкларда бу эш алай тиз бармый. Без банкларга махсус төркемнәр оештырып, төзүчеләргә кирәкле документларны тутыруда ярдәм итүләрен сорап мөрәҗәгать иттек. Атна саен очрашабыз, алга таба адымнарыбыз нинид булуын аңлыйбыз. Эш җиңел түгел, әмма без булдырырга тиешбез", - диде Рөстәм Миңнеханов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100