news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов “Эшмәкәрлек фабрикасы”н тәмамлаган кызны министрларга SMM өйрәтергә чакырды

КФУ Идарә, икътисад һәм финанслар институтында чираттагы бизнес-проект чыгарылышы булды.

 (Казан, 24 декабрь, «Татар-информ», Рөстәм Килсинбаев). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Эшмәкәрлек фабрикасы”н тәмамлаган кызны Хөкүмәт әгъзаларын SMM (социаль челтәрләр маркетингы) өйрәтергә чакырды.

Әлмәттән яшь эшмәкәр, SMM Plastilink мәктәбе җитәкчесе Алисә Сафина бүген “Эшмәкәрлек фабрикасы” чыгарылышында инвестпроект тәкъдим итте. Кыз программада катнашу вакытында 200 мең сум табыш алган.

Татарстан Президенты бу бизнес юнәлешен кызык дип тапты һәм аңа республика министрлыклары җитәкчеләре өчен мастер-класс үткәрергә тәкъдим итте.

Президент, эшмәкәр республика җитәкчелеге клиентлары өчен ташлама ясасын өчен, сатулашты. “Һәрвакыт сатулашу зарур, беркайчан да сатулашмыйча әйбер сатып алмагыз. Сатулашканда бу товарның сезгә кирәк булмаганын да аңларга мөмкин”, - дип киңәш итте ул.

Алисә Сафина респубика лидерын Plastilink мәктәбендә укучылар өчен дәресләр үткәрергә чакырды.

Президент калган инстаграм-блогерлар белән тигез шартларда булмавын әйтте. "Мөгаен, минем фотолар, сәфәрләр саны күптер. Әмма безнең һәрберебез кайбер нечкәлекләрне белергә тиеш. Шуңа күрә безнең барыбыз өчен дә сез сөйләгәннәр файдалы булачак. Без сезне чакырачакбыз”, - диде Миңнеханов.

news_right_1
news_right_2
news_bot