news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов эш сәфәре белән Нарьян-Мар шәһәренә килде

Рөстәм Миңнехановның Ненец автоном округы губернаторы Александр Цыбульский белән очрашачак.

Миңнеханов эш сәфәре белән Нарьян-Мар шәһәренә килде
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 16 август, «Татар-информ»). Бүген кич Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ненец автономияле округына, Нарьян-Мар шәһәренә эш визиты белән килде. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе составына Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры урынбасары - баш геолог Рәис Хисамов һәм башкалар кергән.

Рөстәм Миңнехановның эш сәфәре программасында - Ненец автоном округы губернаторы Александр Цыбульский белән очрашу, Татарстан Республикасы белән Ненец автономияле округы арасында хезмәттәшлек турында килешү имзалау.

Кичә, 2019 елның 15 августында, Ненец автоном округы администрациясе утырышында Татарстан Республикасы һәм Ненец автономияле округы арасында хезмәттәшлек турында Килешү проекты кабул ителде. Утырыш барышында НАО вице-губернаторы Юрий Бездудный хәбәр иткәнчә, килешүләр төбәк хакимиятләре эшчәнлегенең барлык өлкәләрен дә үз эченә ала.

«Бу килешүләр төбәкләр белән күп өлкәләрдә хезмәттәшлекне киңәйтү өчен мөмкинлек ача һәм, имза салганнан соң, мәгариф өлкәсендә дә, мәдәният һәм икътисад өлкәләрендә дә төрле өстәмә программалар барлыкка килер дип уйлыйбыз», - дип хәбәр итте ул.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов «Арктика» мәдәният йортында Ненец автономияле округының этнографик экспозициясе белән танышыр дип көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100