news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Екатеринбургта дәүләт контрактларын түләүгә багышланган киңәшмәдә катнашты

Киңәшмә башланыр алдыннан Рөстәм Миңнеханов Россиянең беренче Президенты һәйкәленә чәчәкләр салды.

(Казан, 24 март, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Екатеринбургта. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә. Сәфәрнең төп максаты – Россия Генераль прокуроры Юрий Чайка рәислегендә киңәшмәдә катнашу. Ул заказчылар тарафыннан Ерак Көнчыгышта, Идел буенда, Себер һәм Урал федераль округларында дәүләт һәм муниципаль контрактларны башкарганда йөкләмәләрне канун нигезендә вакытында түләү мәсьәләләренә багышланды.

Россия Генераль прокуроры Юрий Чайка киңәшмәне ачып, 2017 елның 1 мартына төбәкләрнең дәүләт һәм муниципаль контрактлары буенча гомуми бурычы 14,3 млрд. сум булуын җиткерде. Ачыкланган кимчелекләр арасында төзелгән контрактларда бюджет лимиты булмавы, аларда тигез шартлар билгеләнмәү, шулай ук коррупцион алымнар һәм вазифаи затларның җавапсызлыгы кебек очраклар барлыгы әйтелде.

«Кайбер очракларда түрәләр бурычларын түләү генә түгел, хәтта эшмәкәрләр судка мөрәҗәгать иткән очракларда да ирекле рәвештә бурычларын түләмиләр. Нәтиҗәдә, төбәк бюджетлары дистәләгән миллион сум булган штраф санкцияләреннән югалтулар кичерә», – диде Юрий Чайка.

Төп доклад белән Россия Генераль прокурорының беренче урынбасары Александр Буксман чыкты. Ул Россия прокуратурасы органнары тарафыннан эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча эш алып барылуын җиткерде.

Сүз уңаеннан, киңәшмә башланыр алдыннан Рөстәм Миңнеханов «Ельцин Үзәк»тә («Ельцин Центр») булды. Татарстан Президенты Борис Ельцин музеен карады һәм аннан соң Россиянең беренче Президенты һәйкәленә чәчәкләр салды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100