news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов “Джошкуноз Холдинг” директоры белән хезмәттәшлек турында сөйләште

Төркия компаниясе “Алабуга” махсус икътисади зонасында үзенең җитештерү куәтләрен гамәлгә ашыра.

Миңнеханов “Джошкуноз Холдинг” директоры белән хезмәттәшлек турында сөйләште
tatarstan.ru

(Казан, 8 июль, “Татар-информ”). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Джошкуноз Холдинг” компанияләр группасы генераль директоры Эрдем Аджай белән очрашты. Очрашу Екатеринбургта “Иннопром-2019” халыкара сәнәгать күргәзмәсендә булды. Бу хакта республика башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан Президенты сүзләренчә, “Джошкуноз” “Алабуга” махсус икътисади зонасында системалы рәвештә үзенең җитештерү куәтләрен гамәлгә ашыра.

“2018 елда “Джошкуноз” Магнитогорск металлургия комбинаты (ММК) белән берлектә корыч эшләнмәләр җитештерүен ачты. Бу эшләнмәләр автокомпонентлар ясаганда кулланыла”, - диелә хәбәрдә.

Миңнеханов Төркия компаниясе продукциясенә ихтыяҗ барлыгын һәм КАМАЗның аның клиенты булуын әйтте.

Эрдем Аджай әйтүенчә, Aurus автомобиле җитештергәндә “Джошкуноз” тәэмин итүче компанияләрнең берсе булачак. Бу җитештерү “Алабуга” махсус икътисади зонасындагы Ford Sollers оешмасында булачак. Моннан тыш “Джошкуноз” “АВТОВАЗ” белән дә сөйләшүләр алып бара.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100