news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Дубай әмирлеге делегациясенә: Уртак проектларны гамәлгә ашырырга телибез

Очрашулар нәтиҗәле булыр һәм уртак проектларны гамәлгә ашырырга этәргеч бирер дип өметләнәм, диде Рөстәм Миңнеханов.

Миңнеханов Дубай әмирлеге делегациясенә: Уртак проектларны гамәлгә ашырырга телибез
president.tatarstan.ru

(Казан, 8 май, “Татар-информ”). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дубай Әмирлегенең идарә итүче гаиләсе әгъзасы шәех Әхмәт бән Дальмук Джума әл Мәктүм белән очрашты. Очрашу Хөкүмәт йортында узды. Рөстәм Миңнеханов шәехкә Татарстанга визиты һәм республика сәнәгатенә, икътисади, инвестицион мөмкинлекләренә игътибар иткәне өчен рәхмәт белдерде. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Сезнең программа бик бай: министрлыклар, ведомстволар, предприятиеләрдә очрашулар. Әлеге очрашулар нәтиҗәле булыр һәм уртак проектларны гамәлгә ашыруга этәргеч бирер, дип өметләнәм", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул Татарстан Россия-Әмирлекләр мөнәсәбәтләре кысаларында Берләшкән Гарәп Әмирлекләре белән хезмәттәшлекне үстерүгә аеруча игътибар итүен җиткерде. "Без илегезнең ничек үзгәрүен, нинди максталар куйганыгызны күрәбез һәм тәҗрибәгезне бездә дә кулланырга тырышабыз. Шул ук вакытта без элемтәләрне тагын да ныгытып, уртак проектларны гамәлгә ашырырга телибез. Мөмкинлекләр бар", - диде Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, ислам дөньясы белән элемтәләргә хәзер игътибар аеруча көчле. "Россия Президенты йөкләмәсе буенча, мин "Россия - Ислам дөньясы" стратегик күзаллау төркемен җитәклим. Ислам хезмәттәшлеге илләрендәге хезмәттәшләребез белән багланышларның төрле ысулларын эзлибез", - диде ул.

Татарстан Президенты шулай ук Казанда 10 май көнне "Россия - Ислам дөньясы: KazanSummit" унынчы икътисади саммит эшен башлавы турында искәртте.
Ахырда Татарстан Президенты кунакларны Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә багышланган бәйрәм чараларында катнашырга чакырды.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100