Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов «Дизайн Груп» компаниясе җитәкчелеге белән хезмәттәшлек турында сөйләште
Төркия компаниясенең Директорлар советы рәисе Ибраһим Мирмәхмүтогуллары Татарстан Президенты белән очрашты.
(Казан, 31 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Дизайн Груп» (Төркия) компаниясе Директорлар советы рәисе Ибраһим Мирмәхмүтогуллары белән очрашты. Әңгәмә барышында «Дизайн Рус» предприятиесенең «Алабуга» МИЗ территориясендә пластик торбалар җитештерү буенча агымдагы эшчәнлеге мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Бу турыда ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.
«Дизайн Рус» — «Дизайн Груп»ның ярдәмче предприятиесе. Очрашуда катнашучылар тагын Татарстан Республикасы белән «Дизайн Груп» арасындагы хезмәттәшлекне киләчәктә дә үстерү, яңа уртак проектларны гамәлгә ашыру перспективаларын да карадылар.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды. Аның эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, «Алабуга» МИЗ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев, «Дизайн Рус» ҖЧҖ генераль директоры Седат Созудогру, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз