Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов дини китаплар өчен «Россия - Ислам дөньясы» төркеме премияләрен тапшырды
Татарстан мөфтие җитәкчелегендә коллектив Коръән тәфсире өчен бүләкләнде.
(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ», Алексей Угаров). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Мөфтиләр шурасы рәисе урынбасары Рушан хәзрәт Аббясов һәм Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендәге коллективка ике дини хезмәт чыгарган өчен «Россия — Ислам дөньясы» төркеме рәисе премияләрен тапшырды. Тантаналы чара Уфада төркем утырышы нәтиҗәләре буенча узды.
Рушан Аббясов җитәкчелегендәге коллектив Мәхмүт әл-Болгариның рус телендәге «Нәһҗел-Фәрадис» (Путь в Рай) кулъязмасы ике томлыгын тәрҗемә иткән өчен премиягә лаек булды.
Камил Сәмигуллин җитәкчелегендәге коллектив Коръән тәфсире төзү өчен премия алды. Бу хезмәт Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарихында Коръән мәгънәләренең беренче тәрҗемәсе булып тора. Бу хезмәтә Изге Китап текстын татар теленә төгәл тәрҗемә итү белән аерылып тора.
Укучыга уңайлы һәм Коръән мәгънәсен аңлауны җиңеләйтү өчен комментарийлар һәм шәрехләр бар. Тәфсирның һәр тәрҗемә битеннән соң Коръән текстының оригиналы язылган.
Коръән мәгънәләре тәрҗемәсенә мөфтиләр, башка тәфсирләр авторлары, галим-лингвистлар, әдәбиятчылар, ислам белгечләре, Татарстан һәм Россиянең мөселман һәм иҗтимагый оешмалары дини идарәләре уңай бәяләмә биргән.
Татарстан Президенты, «Россия — Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген Уфада төркемнең пленар утырышын ачты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз