news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов Давоста халыкара компания җитәкчеләре белән очраша

Бүген Татарстан Президенты Швейцария шәһәре Давоска Бөтендөнья икътисади форумына килде.

Миңнеханов Давоста халыкара компания җитәкчеләре белән очраша
Ильнар Тухбатов

(Казан, 22 гыйнвар, “Татар-информ”, Гүзәл Гайнанова). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Давоста Бөтендөнья икътисади форумында алты секциядә булачак. Ул шулай ук берничә халыкара компания җитәкчесе белән очрашачак. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүген Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья икътисади форумының тантаналы ачылышында катнаша, диелгән хәбәрдә.

“Иртәгә ул форумда эш көнен уздырачак. “Цифрлы икътисад” секциясендә, “Технологияләргә ышаныргамы?” сессиясендә, Һиндстан Премьер-министры, шулай ук форумга нигез салучы һәм президенты профессор Клаус Шваб катнашындагы пленар сессиядә катнашачак.

Төшке аштан соң “Смартмобильлелек өчен дизайн”, “Глобаль фәнгә караш” һәм “Энергетика сәясәтенең яңа эрасы” сессияләрендә катнашуы планлаштырылган”, - дип хәбәр иттеләр Татарстан Президентының матбугат хезмәтендә.

Сессияләр арасында Ericsson, Indorama Corporation һәм башка шундый компания җитәкчеләре, шулай ук Согуд Гарәбстаны корольлегенең сәүдә һәм инвестицияләр министры белән ике яклы очрашулар ниятләнә.

“Рөстәм Миңнеханов чәршәмбе көнне “ВТБ Капитал” да эшлекле иртәнге ашта булачак һәм шуннан соң Давоста аның командировкасы төгәлләнә”, - дип хәбәр итте Миңнехановның матбугат хезмәте. 

news_right_1
news_right_2
news_bot