news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Давоста: Әгәр кайда да булса безне көтмәсәләр, без башка ишек табачакбыз

Татарстан Президенты Бөтендөнья икътисади форумында Россия белән ислам илләре арасында элемтәләрне җайга салу турында сөйләде.

Миңнеханов Давоста: Әгәр кайда да булса безне көтмәсәләр, без башка ишек табачакбыз
tatarstan.ru

(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Давостагы Бөтендөнья икътисади форумының «Россия һәм дөнья» сессиясендә эксперт сыйфатында чыгыш ясады һәм Россиянең ислам илләре белән аралашуын җайга салу турында сөйләде. Татарстан Президентының видеочыгышларын танылган телетапшырулар алып баручы Тина Канделаки бастырып чыгарды.

«Мөселман факторы бар. Ул гарәп дөньясында, Урта Азиядә бик күп ишекләр ача һәм безнең яхшы мөнәсәбәтләр барлыка килә. Әйтик, бүген Төркия - безнең иң төп инвесторларның берсе: соңгы җиде-сигез елда ун эре завод төзелде.

Россия Президенты Владимир Путин мине "Россия – Ислам дөньясы" стратегик караш төркеме координаторы итеп билгеләде, һәм без бу вакытны файдаланырга тырышабыз. Безне кая да булса көтеп тормасалар, без башка ишек табабыз. Иң мөһиме - һәрчак эзләнергә кирәк», - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Фикер алышуларда катнашучылар Россиянең төбәк һәм глобаль проблемаларны хәл итүдәге роле, көн тәртибендәге икътисади һәм сәяси мәсьәләләре турында сөйләштеләр. Сессиядә шулай ук экспертлар сыйфатында Австриянең Европа эшләре, интеграция һәм тышкы мөнәсәбәтләр министры Карин Кнайсль һәм Россия Икътисади үсеш министрлыгы башлыгы Максим Орешкин чыгыш ясады.

Бөтендөнья икътисади форумы Давоста 110 илдән 3 меңнән артык катнашучы җыйды – бу дәүләт башлыклары һәм эре бизнес вәкилләре. Форумның төп темасы түбәндәгечә формалаштырылды: «Глобальләшү 4.0: дүртенче сәнәгать революциясе чорында глобаль архитектураны формалаштыру».
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100