news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов Давоста форумда булды һәм Казахстан вице-премьеры белән сөйләшүләр уздырды

Татарстан Президенты Россия икътисад үсеше министры Максим Орешкин җитәкчелегендәге рәсми Россия делегациясе составына керде.

Миңнеханов Давоста форумда булды һәм Казахстан вице-премьеры белән сөйләшүләр уздырды
архив tatar-inform

(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Давостагы Бөтендөнья икътисади форумының берничә стратегик сессиясендә булды һәм Казахстан вице-премьеры Ерболат Досаев белән сөйләшүләр уздырды. Бу хакта республика башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Форумда Рөстәм Миңнеханов Казахстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ерболат Досаев белән очрашты, яклар хезмәттәшлекне үстерү перспективалары һәм сәүдә-икътисади элемтәләрен ныгыту турында фикер алыштылар. Аннары Рөстәм Миңнеханов берничә стратегик сессиядә булды», - диделәр матбугат хезмәтендә.

«Энергетика киләчәге» сессиясендә катнашучылар энергиянең альтернатив чыганакларын үстерү темасын карадылар. Аерым алганда, спикерлар 2050 елга җил һәм кояш энергетикасының Глобаль энергетиканың яртысын диярлек биләячәген фаразладылар.

Цифрлы икътисад мәсьәләләренә багышланган мәйданчыкта IT өлкәсендә алдынгы компанияләр вәкилләре технологияләрдә, социаль өлкәдә һәм сәясәттә алга таба әлеге тармакның формалашуына турыдан-туры нинди үзгәрешләрнең йогынты ясаячагы турында фикер алышты.

Шулай ук Татарстан Президенты дүртенче сәнәгать революциясе чорында глобализация формалаштыру мәсьәләләре һәм әлеге процесста катнашучыларның үзара хезмәттәшлеге үзенчәлекләре буенча узган сессиядә булды.

Искәртеп үтик, Рөстәм Миңнеханов Россия Икътисад үсеш министры Максим Орешкин җитәкчелегендәге рәсми Россия делегациясе составына керде. Быел Бөтендөнья икътисади форумы Давоста дистәләгән ил лидерларын һәм эре бизнес вәкилләрен җыйды — барлыгы 110 илдән 3 меңнән артык катнашучы булды.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot