Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов Дания тышкы эшләр министры урынбасары белән хезмәттәшлек турында сөйләште
Рөстәм Миңнеханов Татарстан белән Дания арасында хезмәттәшлек өчен яңа юнәлешләр табарга кирәклеген әйтте.
(Казан, 3 апрель, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Дания тышкы эшләр министрының тышкы сәүдә буенча урынбасары Сюзанна Хюлделунд очрашты. Алар Татарстан һәм Дания арасында хезмәттәшлекнең перспективалы юнәлешләре турында фикер алышты. Бу турыда республика Президентының рәсми порталында хәбәр ителә.
Сюзанна Хюлделунд Татарстан делегациясе белән очрашуына шат булуын, Рөстәм Миңнехановның Копенгагенда биш ел элек булганын әйтте. Министр урынбасары бүгенге делегация белән элемтәләрне киңәйтү һәм мәнфәгатьләрне барлаулары турында әйтте.
“Без уртак проектларны дәвам итәргә телибез. Күбесе эшләнү процессында. Моннан тыш, хезмәттәшлек өчен яңа юнәлешләр табу мөһим”, - диде Рөстәм Миңнеханов
Очрашуда Татарстан Президенты әйткәнчә, бүген Дания эшлекле даирәләре белән элемтәләрне активлаштыруны максат итеп куела. Ул шулай ук бүген иртән Даниянең авыл хуҗалыгы буенча Советы вәкилләре белән нәтиҗәле очрашу турында сөйләде. Анда Дания делегациясенең Татарстанга сәфәре турында фикер алышканнар.
Шулай ук иртән Danfoss компаниясе җитәкчелеге белән очрашуда алдагы үзара багланышлар турында килешүләр төзелде, диде Рөстәм Миңнеханов.
Очрашудан соң Рөстәм Миңнеханов белән Сюзанна Хюлделунд “Татарстан-Дания” түгәрәк өстәлендә катнаштылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз