Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов: «Дакар»да җиңү Татарстан «КАМАЗ»ларының бәхәссез өстенлеге турында сөйли
Татарстан Президенты җиңүчеләрне - «Дакар»да лидерлыкны икенче ел рәттән саклап калган Дмитрий Сотников экипажын аерым котлады.
(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ»). «Дакар» халыкара ралли-рейдында җиңү — «КАМАЗ-мастер» командасының осталыгын, шулай ук Татарстан йөк машиналарының бәхәссез өстенлеген күрсәтә. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов команданы, аның җитәкчелеген һәм барлык камазлыларны котлаганда белдерде.
«Ике атна дәвамында бөтен ил “Зәңгәр Армада”ның Гарәп чүле лабиринтларын ышанычлы яулавын, экстремаль марафонның барлык кыенлыкларын лаеклы рәвештә башкарып чыгуын, старттан финишка кадәр бәхәссез лидерлыкны саклап калуын һәм көчле көндәшләргә бер генә мөмкинлекне дә калдырмавын соклану белән күзәтте», - диелә ТР җитәкчесенең котлавында.
Рөстәм Миңнеханов җиңүчеләрне - «Дакар»да лидерлыкны икенче ел рәттән саклап калган Дмитрий Сотников экипажын аерым котлады.
«Сезнең белән, күренекле якташларым белән чын күңелдән горурланам, иң дәрәҗәле ярышларда матур һәм мактауга лаек көрәшүегез өчен рәхмәт белдерәм», - диде ул һәм экипажга киләчәктә дә югары урыннар яулауларын теләде.
Телеграмма «КАМАЗ-мастер» командасы коллективына, аның җитәкчесе Владимир Чагинга һәм «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогинга адресланган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз