news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов дөнья күләмендәге беренчелекләрне Казанда ел саен үткәрергә кушты

Россия спорт министры Павел Колобков республика җитәкчелегенең башлангычын хуплады.

Миңнеханов дөнья күләмендәге беренчелекләрне Казанда ел саен үткәрергә кушты
president.tatarstan.ru

(Казан, 11 июль, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов дөнья яки Россия күләмендәге спорт беренчелекләрен Казанда ел саен үткәрергә йөкләмә бирде. Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта шул хакта хәбәр итте.

«Республика Президенты тупланган потенциал һәм бүгенге көндә бездә булган мирастан файдалану, шулай ук алга таба системалы рәвештә, ел саен ниндидер ярышлар (Халыкара яки Россия күләмендә) үткәрү бурычын куйды», - диде Галимова.

Бүген Казан УЕФА Суперкубогы өчен матч уздыру хокукы өчен көрәшә. Татарстан башкаласы шулай ук 2022 елда спортның су төрләре буенча Европа чемпионатын үткәрүгә дәгъва кылачак.

«Әлеге заявкалар хуплау табар, алдагы биш елда дөнья күләмендәге чемпионатлар үткәрә алырбыз дип өметләнәм», - диде Казан Кремленең рәсми вәкиле. Ул июнь аенда Россия спорт министры Павел Колобков белән очрашу уздырылуын искәртте. Ул Казанның спорт беренчелекләре үткәрү өчен заявкалар тапшыру инициативасын хуплаган.

«Хәзерге вакытта әлеге ярышларга күпме чыгымнар таләп ителәчәген санап чыгаруы кыен. Бездәге базаны исәпкә алсак, аларның күләме минималь булачак», - дип ачыклык кертте Галимова.

Ул билгеләп үткәнчә, шәһәрдә төзелгән спорт объектлары, казанлылар алардан файдалануга да карамастан, кешеләр белән һәрвакыт тулы булырга тиеш. Шул ук вакытта, оештыру өлкәсендә тупланган тәҗрибә һәм Казанның яңгыравыклы исеме дә туристларны җәлеп итә ала.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100