news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов Дәүләт Советының федераль законнарны камилләштерүдә өлешен әйтте

«Дәүләт Думасына кертелгән аерым инициативалар федераль законнарга әверелде», - диде Президент.

Миңнеханов Дәүләт Советының федераль законнарны камилләштерүдә өлешен әйтте
tatarstan.ru

(Казан, 11 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советының федераль законнарны камилләштерү буенча уңай тәҗрибәсен билгеләп үтте. Бу хакта ул бишенче чакырылыш парламентның эшенә бәя биреп ясаган чыгышында әйтте.

Барлыгы 29 федераль закон проекты кертелгән. «Дәүләт Думасына кертелгән аерым инициативалар федераль законнарга әверелде», - диде Рөстәм Миңнеханов. Болар җирле үзидарәне оештыру өлкәсендә, гражданнар сәламәтлеген тәмәке куллануның тискәре нәтиҗәләреннән саклауга кагылышлы инициативалар.

«Дәүләт Думасының Татарстаннан депутатлары белән хезмәттәшлек федераль программаларны гамәлгә ашыруда уңышлы чыгыш ясарга мөмкинлек бирде», - диде Президент.

news_right_1
news_right_2
news_bot