news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Дәүләт Советы утырышында бюджет турында фикер алышуда катнаша

VI чакырылыш республика парламентының дүртенче утырышы көн тәртибенә барлыгы 19 мәсьәлә кертелгән.

Миңнеханов Дәүләт Советы утырышында бюджет турында фикер алышуда катнаша
архив/Владимир Васильев

(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Казанда VI чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының дүртенче утырышы узачак. Төп мәсьәлә «2020 елга һәм 2021, 2022 еллар план чорына Татарстан бюджеты турында»гы закон проектын беренче укылышта карау булачак. Утырышта республика Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашыр дип көтелә.

«Гадәттәгечә октябрь - киләсе елга Татарстан бюджетлары һәм Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды турындагы закон проектларын беренче укылышта карау ае. Бу закон проектлары барлык комитет утырышларында, зона киңәшмәләрендә һәм парламент тыңлауларында җентекләп каралды», – диде Татарстан Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина.

Утырышның көн тәртибенә барлыгы 19 мәсьәлә, шул исәптән биш федераль закон проекты кертелгән.

Беренче укылышта Татарстан Экология кодексына һәм «Татарстан Дәүләт мөлкәтен хосусыйлаштыру турында», «Татарстанда кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында», «Татарстанда шәһәр төзелеше эшчәнлеге турында», «Наркомания һәм токсикоманияне профилактикалау турында», «Татарстан Конституция суды турында» һәм «Татарстан җәмәгать судьялары турында»гы республика законнарына үзгәрешләр кертелә торган закон проектлары каралачак.

Икенче укылышта депутатлар «Татарстан Республикасында мәдәни мирас объектлары турында»гы законга үзгәрешләр кертүгә кагылышлы закон проекты хакында фикер алышачак.

Моннан тыш, парламентарийлар «Ватаным Татарстан» һәм «Республика Татарстан» газеталарын гамәлгә куючылар составына үзгәрешләр кертү белән бәйле мәсьәләне караячак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100