Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары белән илкүләм проектлар турында сөйләште
Россиядә Илкүләм проектлар 2019 елдан башлап РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән гамәлгә ашырыла.
(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Александр Бабаков белән очрашты.
Очрашу Татарстан Хөкүмәте Йортында узды. Татарстан Президенты һәм «Гадел Россия — Хакыйкать өчен» партиясеннән парламентның түбән палатасы спикеры урынбасары, аерым алганда, төбәк дәрәҗәсендә закон чыгару эшчәнлеге проблемалары турында фикер алышты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Моннан тыш, алар «Федерация субъектлары өчен мөһим социаль әһәмияткә ия темалар», илкүләм проектларны гамәлгә ашыру барышы һәм башка мәсьәләләрне дә кузгатты.
Россиядә Илкүләм проектлар 2019 елдан башлап РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән гамәлгә ашырыла. 2020 елда коронавирус пандемиясе башлангач һәм ул тудырган икътисади кризистан соң, аларның максатына төзәтмә кертелде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз