news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Covid-19 чорында җитештерүне арттырган предприятиеләрне атады

Татарстан Президенты сүзләренчә, дезинфекция чаралары җитештерү белән шөгыльләнүче предприятиеләр җитештерүне 10-15 һәм хәтта 20 тапкыр арттырган.

(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Covid-19 пандемиясе чорында җитештерүне арттыра алган предприятиеләрне атады.

Татарстан Президенты сүзләренчә, дезинфекция чаралары җитештерү белән шөгыльләнүче предприятиеләр җитештерүне 10-15 һәм хәтта 20 тапкыр арттырган. Бу хакта республика җитәкчесе журналистлар белән очрашуда әйтте.

«Мөгаен, саклау чаралары белән тәэмин итү белән бәйле күп кенә шундый предприятиеләргә ихтыяҗ булган. Әмма быел нефть химиясе производствосы да яхшы алга китте. Моннан тыш, КАМАЗ заводының бик яхшы модель рәте бар. Чит ил курсы отышлы түгел, ә безнең КАМАЗга ихтыяҗ бар», — диде ул.

Миңнеханов сүзләренчә, пандемия вакытында азык-төлек китерү белән шөгыльләнүче оешмаларга, шулай ук электрон сәүдә итүгә ихтыяҗ булды.

«Бездә вакциналар ясый торган компанияләр юк. Вакцина ясаучылар, әлбәттә, үсеш алды», — дип өстәде ул.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100