Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов Чувашстан башлыгын кабул итәргә һәм Уяв бәйрәменә барырга планлаштыра
Татарстанда 116,3 мең чуваш яши, бу халык саны буенча республикада татар һәм руслардан кала өченче этник төркем.
(Казан, 6 июль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Чувашия Республикасы башлыгы Михаил Игнатьев белән эшлекле очрашу һәм республиканың Аксубай районында узачак Уяв милли чуваш бәйрәмендә булырга планлаштыра. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Иртән Рөстәм Миңнеханов Татарстан Хөкүмәте Йортында Михаил Игнатьев белән сөйләшүләр уздырырга планлаштыра, шуннан соң төбәкләр җитәкчеләре Аксубай бистәсенә юл тотачак. «Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Чувашстан Республикасы башлыгы Михаил Игнатьев Уяв чуваш мәдәнияте бәйрәмендә катнашырга планлаштыралар», – диелгән хәбәрдә.
Татарстан Мәдәният министрлыгында белдерүләренчә, Аксубай районына бәйрәмгә Татарстаннан, шулай ук Чувашстаннан, Башкортстаннан һәм Самара өлкәсеннән 40тан артык коллектив киләчәк.
Бәйрәм кунаклары чуваш халкының көнкүреше белән таныша, «Чаваш сурче» биләмәсендә яңа бинага күчү тантанасында катнаша, «сара» милли эчемлеген әзерләүчеләр фестивалендә чуваш куасын һәм «Пулас сурче» балыкчы йортында чуваш ухасын татып карый ала, ә соңрак «Уяв» әйлән-бәйләненә кушыла ала.
- Уяв - халык традицияләре һәм гореф-гадәтләре бәйрәме, аның нигезендә яшьләр уеннары һәм әйлән-бәйлән ята. Кагыйдә буларак, алар беренче шытымнар барлыкка килү белән башланып, печән чабу чоры башлану белән тәмамлана иде. Башта «уяв» сүзе традицион гореф-гадәтләрне үтәү булса, соңрак теләсә кайсы бәйрәмне, теләсә кайсы йола тантанасын шулай атый башлаганнар.
- Бүген Татарстанда 116,3 мең чуваш яши, бу халык саны буенча республикада татар һәм руслардан кала өченче этник төркем. 95 чуваш мәктәбендә туган телдә укыту алып барыла. Республикада 100дән артык чуваш фольклор коллективы бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз