news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов чит илдә Татарстан товарларын тәкъдим итү буенча сөйләшүләр уздырды

2018 елда Татарстанның сәүдә әйләнеше 19 млрд доллар булган, аларның 15 миллиарды экспортка туры килә.

Миңнеханов чит илдә Татарстан товарларын тәкъдим итү буенча сөйләшүләр уздырды
http://tatarstan.ru

(Казан, 10 июль, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россиянең чит илдәге сәүдә вәкилләре белән сөйләшүләр уздырды. Алар Татарстан продукциясен чит илләрдә тәкъдим итү турында фикер алыштылар. Бу хакта республика башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашу Татарстанның Хөкүмәт Йортында узды. Анда Россиянең Азәрбайҗандагы, Белоруссиядәге, Ирандагы, Норвегиядәге, Төркемәнстандагы һәм Украинадагы сәүдә вәкилләре чакырылган иде.

Республика җитәкчесе Татарстанның халыкара элемтәләрне актив алып баруын әйтте. Рәсми һәм бизнес-делегацияләрнең кара-каршы эш сәфәрләре оештырыла. Казанда сигез чит илнең генераль консуллыгы эшли, ә чит илләрдә Татарстанның 15 вәкиллеге бар.

Очрашуда Россиянең сәүдә вәкиллекләре башлыклары белән Татарстанның чит ил партнерлары белән сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләре, республика оешмаларының экспорт эшчәнлеге мәсьәләләре һәм чит ил базарында аларның продукциясен тәкъдим итү буенча фикер алыштылар. Шулай ук хезмәттәшлекне үстерү өчен башка перспективалы юнәлешләр дә каралды.

news_right_1
news_right_2
news_bot