news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов чит ил илчеләренә «Россия – Ислам дөньясы» эше турында сөйләячәк

Татарстан Президенты Мәскәүгә эшлекле сәфәр кыла.

Миңнеханов чит ил илчеләренә «Россия – Ислам дөньясы» эше турында сөйләячәк
Рамиль Гали/архив

(Казан, 19 июнь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Рособоронэкспорт» башлыгы Александр Михеев, шулай ук Россия Тышкы эшләр министрлыгының кайбер чит илләр илчеләре белән очрашырга планлаштыра. Анда «Россия — Ислам дөньясы» төркеме эшчәнлеге турында хәбәр ителәчәк. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан Президенты матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Рөстәм Миңнехановның «Рособоронэкспорт» АҖ генераль директоры белән очрашуы көннең беренче яртысына планлаштырыла, - диделәр матбугат хезмәтендә.

Көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Мәскәүгә барачак. Анда Россия Федерациясе Тышкы эшләр министрлыгы бинасында чит дәүләтләрнең гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчеләре өчен «Россия — Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме презентациясе узачак. 

«Россия — Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме 2006 елда Евгений Примаков һәм Минтимер Шәймиев җитәкчелегендә, Россия Федерациясе күзәтүче буларак Ислам хезмәттәшлеге оешмасына кушылганнан соң оештырыла. Рөстәм Миңнеханов төркемне 2014 елдан Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча җитәкли.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100