Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов Чехия илчесе белән авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәттәшлек турында сөйләште
Чехия Республикасының Россия Федерациясендәге илчелеге делегациясе Татарстанга эш сәфәре белән килде.
(Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Хөкүмәте Йортында Чехия Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Витезслав Пивоньканы кабул итте һәм Татарстан белән Чехия бизнес-җәмгыятьләре арасында эшлекле элемтәләрне үстерү турында фикер алышты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Агросәнәгать комплексы өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре, шул исәптән продукция белән үзара файдалы тәэмин ителеш һәм башка актуаль темалар буенча фикер алыштылар», - диделәр матбугат хезмәтендә.
Очрашуда Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Россия Тышкы эшләр министрлыгының Казандагы вәкиле Радик Вахитов катнашты.
Чехия Республикасының Россия Федерациясендәге илчелеге делегациясе җитәкчесе Витезслав Пивонька җитәкчелегендә Татарстанга эш сәфәре белән килде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз