news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов Чаллының йогышлы авырулар хастаханәсе корпусында ремонтны тизләтергә кушты

ТР Президенты клиникада ремонт эшләренең барышын тикшерде. Бирегә Кама аръягы районнарыннан коронавирус инфекциясе йоктырган пациентларны китерәләр.

Миңнеханов Чаллының йогышлы авырулар хастаханәсе корпусында ремонтны тизләтергә кушты
tatarstan.ru

(Казан, 29 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллының йогышлы авырулар хастаханәсе һәм В корпусында алып барылган ремонт эшләрен тизләтергә кушты. Төзүчеләргә, объектны 15 майга тапшыру өчен, ял көннәрсез эшләргә туры килә. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Президентының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Рөстәм Миңнехановка хәбәр итүләренчә, «Чаллы йогышлы авырулар хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесенә 17 район беркетелгән. Округта формалаштырылган җитди сәнәгый кластерны һәм «Бигеш» халыкара аэропортын исәпкә алып, объектның Кама аръягы төбәге өчен стратегик әһәмияте зур.

2018 елда хастаханәнең гомуми мәйданы 12 мең квадрат метрдан артык тәшкил иткән В корпусында ремонт эшләре башланган. Корпусның бер блогын төзекләндергәннәр инде, икенчесендә эшләр дәвам итә.

ТР Президенты эшләрне санитар-эпидемиологик таләпләр нигезендә алып баруның мөһимлегенә игътибар юнәлтте. «Бу – стратегик яктан зур әһәмияткә ия объект. Без вакыйгалар үсешенә әзер булырга тиеш. Койкаларның да, ярдәм күрсәтү өчен тиешле җиһазларның да җитәрлек күләмдә булуы шарт. Без әлеге төбәктә яшәүчеләр өчен яхшы резерв тәэмин итәргә тиешбез», - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.

news_right_1
news_right_2
news_bot