Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов Чаллыда социаль ипотека йортында яшәүчеләрне өй туе белән котлады
63/15 ун катлы торак йорттагы 403 фатирда социаль ипотека чиратында торучылар, ветераннар һәм күп балалы гаиләләр яши.
(Казан, 27 май, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Чаллыда 63/15 социаль ипотека торак йортына күченүчеләрне өй туе белән котлады. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстан Президенты Автошәһәрдә социаль ипотека программасы кысаларында йортлар төзү дәвам итәчәген әйтте. Социаль инфраструктура объектларын, аерым алганда, балалар бакчасы һәм мәктәпләр төзү буенча эш алып барыла, дип өстәде ул.
Аннары Рөстәм Миңнеханов фатирларның берсен карап чыкты. Йорттагы барлык фатирлар сантехника, янгын сүндерү датчиклары, су, газ һәм электр энергиясен исәпкә алу счетчиклары, җылылык регуляторлары һәм мәгълүматларны ерактан санауның автомат системасы белән җиһазландырылган.
Йорт, оптималь архитектура-планлаштыру карарларын исәпкә алып, яхшы, җылылыкка чыдам һәм климатик тотрыклылыкны тәэмин итүче заманча өч катлы тимер-бетон панельләрдән төзелгән.
Моннан тыш, бүген Татарстан Президенты «Яшьлек» микрорайонында өлешле төзелешнең проблемалы объектлары исәбенә керә торган 65/06 торак йорт төзелешенең барышы белән танышты. Аны «ФОН» компанияләр төркеме төзи башлаган, «Профит» дәүләт компаниясе төзелешне дәвам итә.
Бинаны 2020 елда тапшыру планлаштырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз