news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Чаллы җылылык электр үзәген яңарту өчен Россия Хөкүмәтеннән ярдәм сорады

Җылылык электр үзәген яңарту өчен барлык җиһазлар да бар, бары тик егәрлек тәкъдим итү турында килешү программасына керергә генә кирәк.

Миңнеханов Чаллы җылылык электр үзәген яңарту өчен Россия Хөкүмәтеннән ярдәм сорады

(Казан, 20 февраль, «Татар-информ», Әдилә Зыятдинова). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Юрий Борисовтан Чаллы җылылык электр үзәген яңарту проектын хуплауны сорады.

Бу — Автокала өчен бик тә мөһим объект, дип белдерде ул ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышында.

«Әгәр бүген хәл итмәсәк, киләчәктә безнең бик тә җитди проблема белән очрашуыбыз ихтимал. Бу — Чаллы җылылык электр үзәге, анда башка җитештерүчедән егәрлек тәкъдим итү турында килешү төзегәндә сатып алган бөтен җиһазлар да бар, һәм әлеге проектны гамәлгә ашыру өчен безгә егәрлек тәкъдим итү турында килешү программасына керергә кирәк. Без язгач сез хупладыгыз, әмма бүгенге вазгыять аңлашылып бетми», — диде Миңнеханов.

Татарстан Президенты үзәкнең Автокала өчен бик тә мөһим объект булуын искәртте. Чаллы шәһәре зурлыгы ягыннан республикада икенче урында тора, биредә 540 мең кеше яши.

«Бердәнбер җылылык чыганагы һәм ул яңартуга мохтаҗ. Аны КАМАЗны сафка бастырганда төзегәннәр. Бүген анда вакыт буенча да, нәтиҗәлелеге ягыннан да җитди модернизация таләп ителә», — дип белдерде Миңнеханов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100