news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов: Чаллы һәрвакыт булдыклылыгы белән аерылып торды, ләкин бүген без моны күрмибез

Татарстан Президенты Чаллы шәһәр Советының 2018 ел нәтиҗәләренә багышланган утырышында чыгыш ясады.

Миңнеханов: Чаллы һәрвакыт булдыклылыгы белән аерылып торды, ләкин бүген без моны күрмибез
tatarstan.ru

(Казан, 25 февраль, «Татар-информ»). Кече һәм урта бизнесның Чаллы икътисадына керткән өлешен 30 проценттан 45 процентка кадәр арттырырга кирәк, шул ук вакытта шәһәрдә эшлекле климат җитди яхшыруга мохтаҗ. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллы шәһәр Советы сессиясендә хәбәр итте.

Татарстан Президенты үз чыгышында муниципаль хакимиятләрнең бурычы, моннан китәсе килмәсен өчен, шәһәрне уңайлы һәм кызыклы итү, дип билгеләп үтте. Ә моның өчен икътисадны үстерергә, сәламәт эшкуарлык мохитен формалаштырырга кирәк. «Шәһәр өстенлекле социаль икътисади үсеш территориясе статусын алды, сездә 45 резидент бар. Тик Чаллы өчен кече һәм урта бизнестан тулаем территориаль продукт 30 процент кына булу җитәрлек түгел дип саныйм.

Мәйданчыкларны үстерергә, инвесторларны җәлеп итәргә кирәк. Минемчә, күрсәткеч 40 һәм 45 процент булырга тиеш. Әмма бу сан үзеннән-үзе барлыкка килмәячәк. Шәһәрнең эшлекле климат тикшеренүләре бар, алар 2018 елда сораштырылучыларның 45 проценты административ киртәләргә юлыкканлыгын күрсәтә», - диде Миңнеханов.

Ул хәбәр иткәнчә, бизнесменнарның 29 проценты инфраструктура үсеше булмавын билгеләп үткән, 14 проценты югары штрафларга зарланган, 16 проценты вазифаи затларның алдан фаразланган мөнәсәбәтен билгеләп үткән. Минемчә, Чаллы һәрвакыт булдыклы булуы белән аерылып торды. Әмма бүген без моны күрмибез. «Мастер» КИП булдырылуда сезнең әлләни зур казанышларыгыз юк. Бу республика, бу Сергей Анатольевич Когогин эше», - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, шәһәрдә, тулаем Татарстандагы кебек үк, бизнесменнарга мөнәсәбәтне үзгәртергә кирәк, чөнки алар эш урыннары тудыралар, бюджетка акча күчерәләр. Шул ук вакытта муниципаль хакимият тә яхшы якка үзгәрергә тиеш.

«Җир мәсьәләләре буенча сүз булды, күп санда җирләр муниципалитет милкенә кайтарылды. Наил Гамбәрович, җирләрне бүлеп бирү буенча игътибар белән һәм үтә күренмәле итеп эшләргә кирәк. Төзелеш буенча кабул ителә торган карарлар да шәһәрнең генпланы нигезендә төгәл үтәлергә тиеш. Бу эш ачык булырга тиеш», – дип йөкләмә бирде Рөстәм Миңнеханов.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100