news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов чаңгычы Христина Мацокинаны Универсиадада алтын медаль яулавы белән котлады

Татарстан Президенты Россия җыелма командасына яңа җиңүләр теләде.

Миңнеханов чаңгычы Христина Мацокинаны Универсиадада алтын медаль яулавы белән котлады
архив tatarstan.ru

(Казан, 8 март, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чаңгычы һәм спорт остасы Христина Мацокинага, Россия Чаңгы федерациясе президенты Елена Вяльбега, ТР Чаңгы һәм биатлон федерациясе президенты Илшат Фәрдиевка, Россия Чаңгы федерациясе президиумы әгъзасы, ТР җыелма командалары баш тренеры Эдуард Галиевка, Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе ректоры Йосыф Якубовка телеграмма юллады.

Әлеге телеграммада Президент Россия чаңгычыларын Красноярскида узучы Универсиадада яхшы нәтиҗәләргә ирешүе белән котлый.

«Сезне Россия чаңгычыларының Красноярскида узучы Кышкы Универсиадада классик стиль белән катнаш командалы спринтта искиткеч яхшы нәтиҗәгә ирешүе белән тәбрик итәм», - диелә телеграммада.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, ярышларда яуланган алтын һәм көмеш медальләр – тренерлар коллективы, чаңгы спорты федерациясенең югары һөнәри осталыгы, яшьләрнең зур таланты хакында сөйли.

«Татарстанда белем алучы һәм шөгыльләнүче Христина Мацокинаның да әлеге җиңүгә өлеш кертүе безне тагын да куандыра», - дигән Татарстан Президенты һәм моннан берничә көн элек Христинаның индивидуаль спринтта — көмеш, ә бүген алтын медальгә лаек булуы хакында искәрткән.

«Россия җыелмасына яңа җиңүләр телим. Без сезгә ышанабыз һәм сезнең белән горурланабыз!» - дигән сүзләр белән тәмамлаган Миңнеханов үзенең котлавын.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100