news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Буада "Полба М" эшчәнлеге һәм 54 млнга ремонтланган хастаханә белән танышты

Президент Буа районы Советы утырышында катнаша, биредә 2019 елга планнар билгеләнә.

Миңнеханов Буада "Полба М" эшчәнлеге һәм 54 млнга ремонтланган хастаханә белән танышты
Владимир Васильев

(Буа, 21 февраль, "Татар-информ", Динә Йосыпова). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Буада он тарту һәм ярма сәнәгате продуктларын җитештерүче "Полба М" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшчәнлеге һәм 54 млн сумга ремонтланган хастаханә белән танышты.

"Полба М" оешасында эшләүчеләр саны 2015-2016 елларда 9 кеше тәшкил иткән булса, 2017-2018 елларда бу сан 11 кешегә кадәр җиткән. Продукцияне сату күләме 2015 елда - 6216,6 мең, 2016 елда - 14395,5 мең, 2017 елда - 31670,8 мең сум тәшкил иткән булса, узган ел 35225,1 мең сум тәшкил иткән. Урта хезмәт хакы 2015 елда - 24,6 мең, 2016 елда - 27,4 мең, 2017 елда - 36,3 мең сум тәшкил иткән булса, 2018 елда 37,9 мең сум тәшкил иткән.

2008 елга кадәр биредә карабодай ярмасы җитештергәннәр, әмма оешма банкротка чыккан, шул сәбәпле биналар 2015 елга кадәр буш торган.

Узган ел нәтиҗәләре буенча оешма 32,2 млн сумлык продукция саткан, бу күрсәткеч, 2017 ел белән чагыштырганда, 11% күбрәк. Завод 621,4 тонна продукция саткан. Сату эшләренең күп өлеше (330,5 т) вак борайлы ярмага туры килгән. Оешманың бер цехында быел май аенда сөт җитештерү цехын булдыру планга куелган. Әлеге оешмада 5 эш урыны булдырылачак.

Он тарту һәм ярма сәнәгате продуктларын җитештерүче "Полба М" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшчәнлеге белән танышканнан соң, Президент Буа үзәк район больницасын карады. "Стройсервис" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте узган ел хастаханәне 54,5 млн сумга ремонтлаган. Биредә 4,3 млн сумлык рентген цифрлы аппарат куелган.

Әлеге вакытта Буа үзәк йортында район Советы утырышы бара, 2018 елга йомгаклар ясала һәм 2019 елга планнар билгеләнә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100