Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов Босния һәм Герцеговина Президиумы әгъзалары белән очрашты
Республика җитәкчесе «Россия — Ислам дөньясы» төркеме эшчәнлеге, аны ул Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча җитәкләве турында сөйләде.
(Казан, 14 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Босния һәм Герцеговина Президиумы әгъзалары Милорад Додик, Шефик Джаферович, Желько Комшич белән очрашты. Татарстан җитәкчесе очрашуның Россия белән БиГ мөнәсәбәтләре кысаларында республика белән хезмәттәшлекне үстерүгә этәргеч бирәчәгенә ышаныч белдерде.
«Без сезнең дәүләтне партнер буларак күрәбез. Халык саны һәм дини структура буенча без бик якын. Тынычлык һәм татулык — киләчәк үсеш нигезе, дип саныйм», — диде Рөстәм Миңнеханов.
Шулай ук ул Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча җитәкчелек иткән «Россия — Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме эшчәнлеге турында сөйләде һәм Босния белән Герцеговина вәкилләрен оешма эшендә катнашырга чакырды.
Милорад Додик сүзләренчә, ил үзара ихтирамга нигезләнгән мөнәсәбәтләрне үстерергә тырыша. «Бүгенге очрашу хезмәттәшлек өчен яңа мөмкинлекләр ачачак. Ил вәкилләрен „Россия — Ислам дөньясы“ төркеменә кертүгә ярдәм итәчәкмен», — дип ышандырды ул.
«Безнең өч „Ансат“ вертолетына заказ бирү мөмкинлеге булганга бик шатмын. Без башка өлкәләрдә дә хезмәттәшлеккә йөз тотабыз», — диде ул.
Хезмәттәшлек мәнфәгатьләре — барлык өлкәләрдә дә мөнәсәбәтләрне алга этәрү ул, дип белдерде Желько Комшич, һәм Татарстан Президентына катлаулы вакытта сәфәре өчен рәхмәт белдерде.
Шәфик Джаферович шулай ук Россия белән мөнәсәбәтләрне үстерергә теләк белдерде. «Бу безнең позиция, һәм без, дуслар буларак, хезмәттәшлек өчен теләсә нинди мөмкинлекне кулланырга тиеш. Босниядә һәм Герцеговинада сезнең ихлас дустыгыз бар», — диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз