Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов БМО штаб-фатирында Татарстан турында докладны тәкъдим итүдә катнашачак
Чарада катнашучыларга сәламләү сүзе белән Россия Федерациясенең БМОдагы Даими вәкиле Василий Небензя чыгыш ясаячак.
(Казан, 3 февраль, "Татар-информ"). Бүген Рәсми Татарстан сайтында, Берләшкән Милләтләр Оешмасы (БМО) штаб-фатирыннан, «Россия төбәкләре һәм БМОның тотрыклы үсешенең максатлары» нотыгы турыдан-туры трансляция аша тәкъдим ителәчәк. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашачак. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чараның модераторы – БМОга Россия ярдәме ассоциациясе рәисе урынбасары Алексей Борисов. Чарада катнашучыларга сәламләү сүзе белән Россия Федерациясенең БМОдагы Даими вәкиле Василий Небензя чыгыш ясаячак.
«Татарстан Республикасының тотрыклы үсеш өлкәсендәге казанышлары» нотыгын Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина тәкъдим итәчәк.
Чара бүген, 2020 елның 3 февралендә, җирле вакыт белән 15.00 сәгатьтә (Мәскәү вакыты белән 23.00 сәгатьтә) башланачак.
Искәртәбез, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Нью-Йоркка эш визиты белән килде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз