news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов: Битумны һәм традицион нефтьне бер үк төрле шартларда чыгару гадел түгел

Классик скважиналар һәм битум скважиналарының бер үк төрле шартларда эшләве дөрес түгел, дип саный Татарстан Президенты.

(Казан, 9 июль, «Татар-информ», Елена Рощупкина). Югары үзлекле нефть чыгаруга ташламаларны бетерү турындагы закондагы үзгәрешләр нефть тармагына гына түгел, һәм аны чыгаруга бәйле катнаш тармакларга да тәэсир итәчәк.

«Битум проектын башлаган идек, әмма бер мизгелдә ул кирәксезгә әйләнде. ОПЕК+ бетәчәк, әмма аны яңадан эшләтеп җибәреп булмаячак. Без бу бригадаларны, заказларны булдырган идек инде. Пар җитештерә торган компанияләргә дә „Сез безгә кирәкмисез“ дидек. Югалттык. Әйе, сез бюджетка акча таптыгыз, әмма битум чыгара торган бик күп катнаш компанияләрне югалттыгыз. Шуннан файда таптыгызмы, юкмы?», — дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов Энергетика министрлыгы вәкиленә.

Аның сүзләренчә, бу бурычны адымлап-адымлап, әкренләп хәл итеп була иде.

«Бөтен ташламаларны алып бетерәсе түгел иде. Классик скважиналар һәм битум скважиналарының бер үк төрле шартларда эшләве гадел түгел», — диде Рөстәм Миңнеханов. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100