Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов: Биологик калдыкларны утильләштерүгә бөтен республика кушылырга тиеш
Бүген бу юнәлештә 19 район эшли.
(Казан, 12 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Биологик калдыкларны чыгару, утильләштерү проблемасы бөтен республика күләмендә хәл ителергә тиеш. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясе утырышында шундый бурыч куйды.
Ул «Алабуга» махсус икътисади зонасында шушы эш юнәлешендә «Сария» заводы эшләгәнен искәртте. «19 район бу системада эшли. Алар өчен бизнес, безнең өчен бу проблема хәл ителеше. Калдыкларны чыгару, юкка чыгару сорауларын карарга кирәк. Без республиканы тулысынча шушы проблема хәл ителешенә кушарга тиеш», — диде Президент.
Бүген «Сария» заводына илтү өчен 19 район контейнерлар һәм махсус транспорт белән тәэмин ителгән. Калган районнарны да шушы эшкә кушу өчен 98 млн сум акча бүлеп бирелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз