news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов: “Безнең төзелеш комплексы җитди инвестицияләр алды”

Татарстан Республикасы Президенты ирешелгәннәрдә туктап калмыйча, модернизацияләүне дәвам иттерергә кирәк, дип белдерде.

(Казан, 4 апрель, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының коллегиясе барышында: "Татарстанның төзелеш комплексы соңгы елларда җитди инвестицияләр алды, ләкин бу модернизацияләүне туктатуга сәбәп түгел", - диде.

"Тәкъдимнәрегезне игътибар белән өйрәнербез һәм алар ярдәм алачак", – дип белдерде Миңнеханов, коллегиядә чыгыш ясаган оешма һәм идарә вәкилләренә мөрәҗәгать итеп.

Президент шулай ук бетон юллар төзелешенә игътибар итәргә кирәклеген искәртте. Моннан тыш, республика башлыгы моның цемент җитештерүчеләр өчен сату базары булырга мөмкинлеген, мондый юлларның дистәләгән ел хезмәт итә алуын искәртте. Президент Боровое Матюшино юлын шундыйлар рәтендә атап үтте. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100