Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Tawazun фонды вәкилләре белән очрашты
2021 елның беренче кварталында Татарстанда Президент лимузиннарын серияләп җитештерә башлаячаклар.
(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Аurus лимузиннарын җитештерү проекты инвесторларыннан берсе - Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Tawazun фонды вәкилләре белән очрашты. Яклар Президент лимузиннарын серияләп җитештерә башлауга әзерлек хакында фикер алышты. Бу хакта республика Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Шунысы куандыра: илебез өчен бик тә мөһим һәм җитди әлеге проект «Алабуга» махсус икътисади зонасы территориясендә гамәлгә ашырылачак», - диде Миңнеханов очрашуның башында. ТР Президенты Аurus автомобильләрен җитештерүгә бәйле проектның уңышлы булачагына ышаныч белдерде.
Матбугат хезмәтендә искәртеп үтүләренчә, бүген Tawazun фонды вәкилләре «Алабуга» махсус икътисади зонасында «Джошкуноз Алабуга» һәм «ММК Джошкуноз» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләренең җитештерү мәйданчыклары белән танышачак. Моннан тыш, кунакларга «Форд Соллерс Елабуга» ҖЧҖ заводы (биредә лимузиннарны серияләп җитештерүгә әзерлек эшләре бара) цехларын күрсәтәчәкләр. Проектны гамәлгә ашыру өчен «НАМИ» федераль дәүләт унитар предприятиесе, Tawazun фонды (Берләшкән Гарәп Әмирлекләре) һәм «Соллерс» ГАҖ катнашында «Аурус» ҖЧҖ оештырылган.
Аurus автомобильләрен серияләп җитештерү 2021 елның беренче кварталында башланыр дип көтелә. Лимузиннарны җыю цехы өчен «завод-шоурум» концепциясе каралган. Биредә цифрлы җитештерү технологияләре, шулай ук пилотсыз технологияләр кулланылачак.
Aurus автомобиле «НАМИ» институты тарафыннан илнең беренче затларын, шулай ук дәүләт тарафыннан саклана торган башка затларны йөртү һәм озатып йөрү өчен эшләнгән. Беренче шундый автомобильне Россия Президенты Владимир Путин шәхсән үзе сынап карады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз