news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә IX Еллык инвестиция форумында катнашу өчен килде

2018 елда Татарстан Республикасы һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре арасында ике яклы тышкы сәүдә әйләнеше 34 млн доллар тәшкил итте.

Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә IX Еллык инвестиция форумында катнашу өчен килде
tatarstan.ru

(Казан, 7 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дубай шәһәренә IX Еллык инвестиция форумы эшендә катнашу өчен Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә эш сәфәре белән килде. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

«IX Еллык инвестиция форумы эше кысаларында Рөстәм Миңнеханов форумны ачу тантанасына мөхтәрәм кунак буларак чакырылган . Ул Россия Федерациясе вәкиле буларак, «Дөнья лидерлары дебатлары: «Турыдан — туры чит ил инвестицияләренең цифрлы киләчәген формалаштыру» пленар утырышына катнашырга планлаштыра», - диелә хәбәрдә.

Пленар утырышта шулай ук Якын Көнчыгыш, Көньяк-Көнчыгыш Азия, Төньяк һәм Үзәк Африка илләре вәкилләре чыгыш ясаячак.

Биредә, республиканың инвестицион һәм икътисади потенциалын тәкъдим итүче Татарстан стендында, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре бизнес һәм рәсми хакимияте вәкилләре һәм форумда төрле илләрдән катнашучылар белән очрашулар планлаштырыла.

2018 елда Татарстан Республикасы һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре арасында ике яклы тышкы сәүдә әйләнеше 34 млн доллар тәшкил итте. Шул ук вакытта экспорт 23 млн доллар тәшкил иткән, импорт — 11 млн доллардан артык.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100