news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләре толерантлык министры белән очрашты

Очрашу Дубайда Халыкара түземлек көненә багышланган Бөтендөнья форумы кысаларында узды.

Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләре толерантлык министры белән очрашты
tatarstan.ru

(Казан, 14 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең толерантлык министры шейх Нахайян Бән Мөбәрәк Әл Нахайян халыкара форум кысаларында эшлекле очрашу уздырды. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләре җитәкчелегенә II Бөтендөнья толерантлык саммиты эшендә катнашу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде. Аның сүзләренчә, форум — төрле цивилизацияләр, мәдәниятләр һәм диннәр арасында диалог өчен уникаль мәйданчык, ә бу, үз чиратында, илләр арасындагы хезмәттәшлекне ныгытырга ярдәм итә.

Шейх Татарстан Республикасы Президентына форумда катнашканы һәм Россия - Әмирлекләр багланышлары кысаларында Берләшкән Гарәп Әмирлекләре белән хезмәттәшлек мәсьәләләренә зур игътибар биргәне өчен рәхмәт белдерде.

Дубайда Бөтендөнья толерантлык саммиты Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең вице-президенты һәм Премьер-министры Шейх Мөхәммәт бин Рәшид Әл Мәктүм патронажлыгында уза. Саммит 2 меңнән артык белгеч, эксперт, галим, җәмәгать эшлеклеләре һәм бөтен дөньяның халыкара дипломатик берләшмәсеннән килгән илчеләр катнашында узачак.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot