Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов “Бердәм Россия” партиясе Югары Советы Бюросы утырышында катнашты
Халыктан кергән мөрәҗәгатьләр һәм шикаятьләр белән эшләүдә Татарстан проекты — “Халык контроле” билгеләп үтелде.
(Казан, 19 февраль, “Татар-информ”). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Борис Грызлов рәислегендәге “Бердәм Россия” партиясенең Югары Советы Бюросы утырышында катнашты. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Очрашуда ике төп мәсьәлә каралды: 14 партия проектының төбәкләрдә үтәлеше һәм проектлар башкарылуын бәяләячәк эксперт төркеме составы.
“Торак идарәсе”, “Өлкән буын”, “Демография проекты”, “Шәһәр мохите” проектлары билгеләп үтелде.
Исегезгә төшерәбез: “Шәһәр мохите” проектының иҗтимагый советы җитәкчесе итеп “Бердәм Россия” партиясеннән Рөстәм Миңнеханов билгеләнде.
Халыктан кергән мөрәҗәгатьләр һәм шикаятьләр белән эшләүдә Татарстан проекты — “Халык контроле” үрнәк буларак күрсәтелде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз