news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов: Бер методика белән генә булышып булмый, телне өйрәнү теләге булырга тиеш

Казан фәнни үзәге галимнәре инглиз, кытай һәм башка чит телләрдә татар теле дәреслекләре һәм үзлегеңнән өйрәнү китаплары булдыру турында уйлана.

(Казан, 7 февраль, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан Президенты телне өйрәнү өчен теләк булырга тиешлеген әйтте.

Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыкларның башка телләрен өйрәнүне популярлаштырырга кирәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Е.К. Завойский исемендәге Казан физика-техник институтында яшь галимнәр белән очрашуда хәбәр итте.

«Бу безнең өчен иң авырткан тема. Татар теле генә түгел, чуаш, мари, удмурт һәм башка телләр дә бик мөһим. Аңлашыла ки, без барыбыз да рус телен яхшы белергә тиеш, әмма безнең халыкларның туган телләрен дә онытырга ярамый. Тик бер методика белән генә ярдәм итеп булмый, телне өйрәнү теләге булырга тиеш. Теләк уятырга кирәк. Гаиләләрдә аралашсыннар өчен, туган телләрне популярлаштырырга кирәк», — диде ТР Президенты.

Берничә телне белү — ул белем бирү оешмаларын тәмамлаучыларның конкурентлы зур өстенлеге, бигрәк тә «кеше фәнгә барганда», дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

«Цифрлы мөмкинлекләргә килгәндә, без ресурслар бирергә әзер, бу бик мөһим. Чынлыкта, оят, хурлык. Без өйрәтәбез, ләкин полилингваль мәктәптә дә татар теленең дәрәҗәсе мактанырлык түгел. Әмма башка милләт вәкилләре дә үз үзенчәлекләрен, мәдәниятен саклап калырга тели, ә тел — ул иң мөһиме», — дип билгеләп үтте республика җитәкчесе.

Россия Фәннәр академиясе Казан фәнни үзәгенең гуманитар лабораторияләрендә Идел буе халыклары телләренә һәм башка телләргә дисциплинарара тикшеренүләр үткәрәләр. Хәзерге вакытта татар теленә өйрәтүнең инновацион методикаларын эшләү бара, заманча дәреслек эшләнә.

Моннан тыш, Казан фәнни үзәге галимнәре инглиз, кытай һәм башка чит телләрдә татар теле дәреслекләре һәм үзлегеңнән өйрәнү китаплары булдыру турында да уйлана. Белгечләр шулай ук татар теле өлкәсендә цифрлы продуктлар, мәсәлән, кушымталар рәвешендә цифрлы экспресс-курслар, татар телен өйрәнү өчен персонализацияләнгән полилингваль платформалар, виртуаль класслар эшләргә тели.

Рөстәм Миңнеханов бу эшләнмәләр белән кызыксынды һәм аларны Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе җитәкчесе Марат Әхмәтовка өйрәнергә кушарга вәгъдә бирде.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100