Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов Белоруссиянең сәнәгать министры белән хезмәттәшлек турында сөйләште
Татарстан һәм Белоруссия транспорт һәм логистика өлкәләрендә сәүдә-икътисади хезмәттәшлекне киңәйтергә уйлый.
(Казан, 5 июль, «Татар-информ»). Бүген «Иннопром» форумында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Белоруссиянең сәнәгать министры Петр Пархомчик белән очрашты. Алар транспорт һәм логистика өлкәләрендә сәүдә-икътисади хезмәттәшлекне киңәйтү турында фикер алышты, дип хәбәр итә республика Президентының матбугат хезмәте.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Белоруссия — Татарстанның стратегик партнерларының берсе. Республика предприятиеләре Евразия икътисади союзы кысаларында инвестицион һәм сәүдә-икътисади элемтәләрен киңәйтү, шулай ук транспорт-логистика потенциалын үстерү белән кызыксына.
«Март аенда зур делегация белән Татарстанга килдек һәм сезнең компанияләрнең потенциалы белән таныштык», — дип сөйләде Петр Пархомчик.
Нәтиҗәдә, Белоруссия башка юнәлешләр буенча да хезмәттәшлек мөмкинлекләрен карарга ризалык белдерде.
Узган елда коронавирус пандемиясе аркасында Татарстан һәм Белоруссия арасында тышкы сәүдә әйләнеше 16,9 процентка — 870,4 млн долларга кадәр кимегән. Әмма 2021 елның беренче кварталында ук бу күрсәткеч арткан.
Хәзерге вакытта Татарстандагы техниканың 60 проценты Белоруссиядә җитештерелгән. Моннан тыш, Белоруссиядә җитештерелгән автобуслар да үзләрен яхшы яктан күрсәтте. Алабуга, Әлмәт районнарында һәм Казанда белорус капиталы белән бергә оештырылган предприятиеләр эшли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз