news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Белоруссия белән товар әйләнешен 2 млрд долларга җиткерү мөмкин дип саный

ТР Президенты Татарстан белән Белоруссия арасындагы хезмәттәшлекнең перспективалы юнәлешләрен атады.

Миңнеханов Белоруссия белән товар әйләнешен 2 млрд долларга  җиткерү мөмкин дип саный
tatarstan.ru

(Казан, 12 декабрь, «Татар-информ»). Авыл хуҗалыгы техникасы җитештерү һәм газ-мотор ягулыгы базарын үстерү өлкәсендәге хезмәттәшлек Татарстан белән Беларусь Республикасы арасындагы товар әйләнешен арттырырга сәләтле. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Белоруссия Президенты Александр Лукашенко белән очрашып сөйләшкәннән соң журналистларга шулай дип белдерде. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Белоруссия Президенты товар әйләнеше күләмен 2 миллиард долларга җиткерү бурычын куйды. Мондый күрсәткечкә ирешеп булачагына ышанам», - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул Белоруссия һәм Татарстан предприятиеләренең эшлекле элемтәләрне ныгытуын билгеләп үтте.

«Без әлеге илдә бара торган үзгәрешләрне күрәбез. Алардан күп нәрсәгә өйрәнәбез, ике арада партнерлык мөнәсәбәтләре бик яхшы», - дип искәртте ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан белән Белоруссия арасындагы хезмәттәшлек юнәлешләрен билгеләде. «Бүген бездәге авыл хуҗалыгы техникасы, машиналарның 60 проценты Белоруссиядә җитештерелгән. Аларның сыйфаты бик яхшы. Икенче юнәлеш – Belarus тракторлары, без аларны бергәләп Алабуга мәйданчыгында җыябыз. Өченче юнәлеш – газ-мотор ягулыгы. Биредә Белоруссия җитештерүчеләре бик нык алга киткән, без бу мәсьәләдә актив эш алып барабыз», - диде ТР Президенты.

«Әмма ИТ-технология, нанотехнология кебек юнәлешләр әлегә ачылмаган, шунлыктан 2 миллиард доллар күләмендәге товар әйләнеше безнең өчен хәл итеп була торган бурыч», - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.

2018 ел нәтиҗәләре буенча Белоруссия белән Татарстан арасындагы товар әйләнеше 1,2 миллиард доллар тәшкил иткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100