news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов: Башкортстан белән товар әйләнеше күләмен ике тапкырга диярлек арттырырга кирәк

ТР Президенты фикеренчә, республикалар Башкортстан һәм Татарстан эшкуарлары өчен базарлар ачарга тиеш.

Миңнеханов: Башкортстан белән товар әйләнеше күләмен ике тапкырга диярлек арттырырга кирәк
архив tatar-inform

(Уфа, 18 апрель, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Татарстан белән Башкортстан арасындагы товар әйләнеше 34 миллиардтан 60 миллиард сумга җитәргә тиеш. Уфага эш сәфәре белән килгән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шундый бурыч куйды.

«34 миллиард сум да яхшы, әмма алдыбызга бурыч куярга һәм товар әйләнеше күләмен 50-60 миллиард сумга җиткерергә кирәк», - диде Миңнеханов.

Кичә ТР Президенты республикалар арасындагы товар әйләнеше 34 миллиард сумнан артып китүе хакында хәбәр иткән иде. Ул шулай ук Татарстан һәм Башкортстан эшкуарлары өчен базарлар ачарга кирәклеген искәртте.

«Предприятиеләр өчен базарларның булуы бик тә мөһим. Татарстан белән Башкортстан – гаять зур базарлар. Беренче чиратта, без хезмәттәшләребез өчен базарлар ачарга тиеш», - дип белдерде ТР Президенты.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100