Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов Балык Бистәсе районы Олы Елга авылында торгызылган тарихи мәчет ачты
1879 елгы мәчет архитектура һәйкәле санала. 337,6 кв.м мәйдандагы манаралы агач мәчет — XIX гасыр татар агач сәнгате үрнәге.
(Балык Бистәсе, 29 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Балык Бистәсе районының Олы Елга авылында яңадан торгызылган тарихи мәчет ачу тантанасында катнашты.
1879 елгы мәчет архитектура һәйкәле санала. 337,6 кв.м мәйдандагы манаралы агач мәчет — XIX гасыр татар агач сәнгате үрнәге. Ул Казан губерниясе идарәсе раслаган проект буенча төзелгән. Реставрация эшләре 2019 елның 5 гыйнварында башланган, 2021 ел октябрендә тәмамланган. Мәчет реставрациясенә бүленгән гомуми акча күләме 54,09 млн сум.
Тантананы коръән хафиз Саид Камаль Коръән аяте белән ачып җибәрде. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин дога кылды. Шушы вакыйга белән котлап, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады.
«Җомга көн хәерле булсын! Бүген төзекләндерелгән мәчетне ачып җибәрәбез. 140 ел элек ата-бабаларыбыз нигез салган мәчетне кайтардык. Безнең дин, халык өчен мәчет файда китерер дип уйлыйм. Безнең горурлык бу», — дип мөрәҗәгать итте Татарстан Президенты. Ул Киләсе елда Ислам кабул итүнең 1100 еллыгы билгеләп үтеләчәген искәртте. Казанда да Җәмигъ мәчетенә нигез саласы барлыгын әйтте.
Камил хәзрәт Сәмигуллин бүген өчләтә бәйрәм, диде. Беренчедән, Мәүлет ае. Икенчедән, җомга көн, өченчедән, шушы мәчет ачылышы. «Соңгы ике елда өч борынгы мәчетне кайтардык: Әҗем мәчете, Түбән Бәрәскәдәге мәчет һәм бүгенгесе», — диде мөфти. Ул Рөстәм Миңнехановка тарихи мәчетләргә игътибары өчен рәхмәтен җиткерде.
Төзелеш компанияләренә Рөстәм Миңнехановның Рәхмәт хаты тапшырылды. Аннары рәсми затлар тәкъбир әйтеп эчкә узды, аларга мәчетне реставрацияләү процессы презентацияләнде. Реставрация барышында мәчетнең бурасы 70 процентка сакланган, чарлак түшәмәләре һәм башка элементлар яңадан торгызылган. Тәхарәт бүлмәсе, котельная төзелгән. Моннан тыш, мәчетнең әйләнә-тирәсендәге территория тәртипкә китерелгән.
XX гасыр башында мәчет мәхәлләсенә 330 хуҗалык караган. Мәчет каршындагы мәктәптә 30 малай һәм 20 кыз укыган. Мәчет 1937 елга кадәр гамәлдә булган. Ябылганнан соң, мәчет бинасы хуҗалык максатларында кулланылган. Мәдәни мирас объекты статусын мәчет 1993 елда ТАССР Министрлар Кабинеты карары нигезендә алган.
2019 елда Мәдәни мирас объектларын саклау буенча республика комитеты, Диния нәзарәте белән берлектә, хуҗасыз күчемсез милек объектына хокук рәсмиләштерү эшен башкарган. Хәзерге вакытта мәчет милекчесе җирле мөселман оешмасы — «Иске мәчет» мәхәлләсе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз